news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Авыл хуҗалыгында җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләрне атадылар

2020 елда Татарстан авыл хуҗалыгы берләшмәләренең хезмәтне саклау чараларына тоткан чыгымнары 230 миллион сумга якын тәшкил иткән.

(Казан, 30 гыйнвар, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы өлкәсендә терлекче, механизатор һәм слесарь-ремонтчы җәрәхәтләнү куркынычы иң зур булган һөнәрләр рәтендә кала.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә шулай дип белдерде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җәббаров билгеләп үткәнчә, узган елда җитештерүдә авыр тән җәрәхәтләре алуга бәйле сигез очрак теркәлгән, дүрт очрак үлем белән тәмамланган. Тулаем алганда, авыл хуҗалыгы берләшмәләренең хезмәтне саклау чараларына чыгымнары 230 миллион сумга якын, яки бер хезмәткәргә 4725 сум тәшкил иткән.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры докладының ахырында хуҗалык җитәкчеләре һәм инвесторларга «уңайлы һәм имин хезмәт шартлары тәэмин итәргә, шулай ук матди стимуллаштыру чараларын күрергә» кушты.

Видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

news_right_1
news_right_2
news_bot