Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәрен Яңа ел белән котлады
Безнең максат – 2017 елда үсемлекчелек тармагында җитештерү үсешен – 10%ка һәм терлекчелектә 5%ка арттыру, диелә котлауда.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 30 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һәм ветераннарны Яңа ел белән котлады:
"Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе исеменнән һәм шәхсән үзем сезне якынлашып килүче яңа 2017 ел белән чын күңелдән котлыйм!
Узып баручы ел авыл хуҗалыгы тармагы, Татарстан игенчеләре өчен тагын бер кат сынау елы булды. Четерекле һава шартларында алар быел да югалып калмады, аларның тырышлыгы, эшне оста оештыра белүләре аркасында республикада 4,3 миллион тонна ашлык, 2,3 миллион тонна шикәр чөгендере, 1,4 миллион тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә җыеп алынды. Бу – авыл хуҗалыгы культураларын үстерүдә агротехниканы камилләштерү нәтиҗәсе дә.
Игенчеләр белән беррәттән республиканың терлекчеләре дә зур тырышлык күрсәтте. Аларның һәркайсы үз урынында олы хөрмәткә лаек. Соңгы елларда терлекләрне карау һәм ашату технологиясе, нәсел эше системалы рәвештә яңартыла, яңа терлекчелек комплекслары файдалануга кертелә, гамәлдәге фермалар төзекләндерелә. Нәтиҗәдә – безнең республика ил буенча иң күп сөт җитештерүче төбәк булып чыкты, ел дәвамында 1 миллион 765 мең тонна сөт, 486 мең тонна терлек һәм кош ите, 1 миллиард 135 миллион данә тавык йомыркасы җитештерелгән. Агросәнәгать комплексының әзерләү һәм эшкәртү предприятиеләре дә елдан-ел камилләшә, яңартыла. Республиканың шикәр заводлары быелгы шикәр чөгендере уңышыннан 255 мең тонна шикәр әзерләде.
Әлбәттә, республика агросәнәгать комплексының куәте бүген ирешелгән уңышларга караганда күпкә көчлерәк, шуңа күрә безнең бурыч – авыл хуҗалыгы җитештерүен тотрыклы үстерү һәм аның эшләнмәләрен арттыру өчен булган барлык мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалану. Авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең үзләренең дә резервларын ачыклау һәм аларны мөмкин кадәр киңрәк файдалану, яңа прогрессив технологияләр кертү, машина-трактор паркын яңарту, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакын кайгырту буенча шактый эшләр эшлисе бар әле.
Безнең максат – 2017 елда үсемлекчелек тармагында җитештерү үсешен – 10%ка һәм терлекчелектә 5%ка арттыру.
Кадерле дуслар! Фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да ихластан рәхмәт белдерәм. Сезгә тән һәм җан сихәтлеге телим, Яңа елның һәр көне сезнең күңелләрегезгә җылылык, якты өметләр, иртәгәсе көнгә ышаныч өстәсен, эшләрегездә уңышлар алып килсен, йортыгызда һәрчак иминлек, тынычлык, муллык булсын!" - диелә котлауда.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз