news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим хуҗалыкларында сыерларны роботлар сава башлаячак

Үрәзмәт хуҗалыгында роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексының беренче чираты төзелеп бетү алдында.

(Мөслим, 29 ноябрь, «Татар-информ», «Мөслим», Лилия Шәймиева). «Август-Мөслим» агрофирмасының Үрәзмәт товарлыклы-сөтчелек комплексына Германиядән 497 баш голштино-фриз токымлы нәселле буаз таналар кайтарылды. Бу хакта район газетасы яза.

«Таналар өч атна карантинда булдылар. Бүгенге көндә маллар утарларда тәрбияләнә. 1 декабрьдән таналарны торакларга күчерәчәкбез. Күп сөт бирүче буаз таналарның өстәмә партиясе Германиядән 20-25 декабрь көннәрендә кайтып җитәр, дип көтәбез. Комплекс тагын 436 баш нәселле буаз танага тулыланачак, — диде «Август-Мөслим» агрофирмасы җитәкчесенең терлекчелек буенча урынбасары Руслан Зөфәров.

Комплекста, нигездә, Россиянең күп кенә төбәкләреннән килгән белгечләр эшли. Үрәзмәт товар-сөтчелек комплексы җитәкчесе Антон Яценко Волгоград якларыннан кайткан. Аның фикеренчә, бу — бик перспективалы проект.

«Заманча һәм куәтле комплекста малларны тәрбияләү генә түгел, хезмәт шартлары да үзгә. Берсендә сыерларны роботлар сауса, икенчесендә „Карусель“ сөт саву системасы урнаштырылачак. Бер робот җиде дистә сыерны савачак. „Карусель“ системасы тавышсыз эшли», — диде Антон Яценко.

«Терлекчелек тармагына иң зур инвестицияләр керткән «Август-Мөслим» агрофирмасы җирлегебезгә яңа сулыш алып килде. Үрәзмәттә роботлаштырылган яңа сөтчелек комплексының беренче чираты төзелеп бетү алдында. Мәскәүнең «Агробау» компаниясе эшчеләре комплексны тышлауны төгәлләү алдында. Бинаның каркасы эшләнеп, түбә ябылды инде. Эчке эшләр калып килә. Комплексның беренче чиратын 2021 елның җәенә төгәлләргә планлаштыралар, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Вәлиев. 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100