news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Балтачта төп чыршыны урнаштыруга керешкәннәр

Озакламый сыннар да ясый башлаячаклар.

 (Балтач, 29 ноябрь, Татар-информ, Хезмәт, Гөлзидә Газизуллина) Балтачта районның төп чыршысын урнаштыруга керештеләр, дип яза районның “Хезмәт” сайты.
28 ноябрь көнне Балтачта үзәк чыршыны җыю эшләре башланып китте. Былтыргы кебек үк, ул үзәк “Ял” паркында урнаштырылачак.

Районда иң беренчеләрдән булып “Сбербанк” офисы чыршы бизәп куйды. Озакламый сыннар да ясый башлаячаклар, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot