news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татар балы» бөтенроссия конкурсына тәкъдим ителде

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган «Вкусы России» конкурсында катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк.

(Казан, 29 октябрь, «Татар-информ»).Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Вкусы России» беренче илкүләм конкурсына «Татар Балы»н тәкъдим итте. Бүген «Татар балы» төбәк бренды продукциясе бөтен Россия буенча «Бәхетле» сәүдә челтәрендә, Татарстан Республикасының «Безнең Фермер» кибетләрендә, интернет-кибеттә бар. Бу турыда министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кукмара районыннан кооператив рәисе, икенче буын умартачы Язил Муллахаҗиев туганнары һәм умартачы дуслары белән берлектә бергәләп эшләү өчен берләшергә ниятлиләр — шулай итеп «Татар балы» җитештерү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы барлыкка килә. Яңа оешкан кооператив бал, перга, серкә, эшче кортлар, забрус җитештерә һәм сата. Кооператив әгъзаларының төп бурычы — Татарстан Республикасы территориясендә чимал буларак бал җыю.

Умартачылык продуктлары сортларының төрлелегенә ирешү өчен кооперативның кайбер әгъзалары энтоморфиль культуралар кырларында күчмә эш алып баралар. Кояш баегач, бал кортлары умарта ояларына җыела һәм төнлә аларны баллы басуларга күчереп утырталар. Кояш уяна башлагач, оялардагы умарталар чыгып йөри торган тишекләрне ачалар, бал кортлары яңа урынга ияләшкәч, нектар җыю процессы башлана.

Бал җыю тизлеге үсемлекләрнең чәчәк ату дәвамлылыгына, үсемлекнең баллылыгына һава торышына, якын тирәдә бал кортлары булуга бәйле. Умарталар 7 километр һәм аннан да күбрәк арага очарга мөмкин. Күчмә бал җыю белән кооперативның квалификацияле әгъзалары шөгыльләнә. Быел кооперативның барлык әгъзаларыннан 100 тоннага якын бал җыелган.

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздыра торган «Вкусы России» конкурсына гаризаны 9 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгели. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителә.

Катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керә, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген ала, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100