Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Авыл хуҗалыгы министры ярминкәләрдә карабодайга бәя күтәрелмәячәген әйтте
Ярминкәләрдә карабодайның бер килосы 30 сумнан сатыла, сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык.

(Казан, 28 октябрь, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә карабодайга бәяләр күтәрелүе көтелми. ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында брифингта шулай дип ышандырды.
“Мин үзем ике ярминкәдә булдым. Карабодайга ажиотаж күренмәде. Алдагы ярминкәләрдә бәяләр күтәрелүе көтелми. Бездәге запаслар халыкны тәэмин итү өчен җитәрлек”, – диде министр.
Ярминкәләрдә карабодайның 1 килограммы 30 сумнан сатыла. Сәүдә челтәрләрендә ул 40 сумнан артык. Узган җиде ярминкәдә 41 тонна карабодай сатылган.
- Хәзерге вакытта ярминкәләр Казанда 15 мәйданчыкта, Чаллыда ике мәйданчыкта, Яшел Үзән районында Осиново, Октябрьск бистәсендә оештырыла. Җиде ярминкәгә барлыгы 489 млн сумлык продукция кертелгән.
“Бәяләр сәүдә предприятиеләренә караганда арзанрак. Яшелчәләр буенча аерма 70 процентка җитә. Ассортимент яхшы. Продукция сыйфаты тикшерелеп тора”, – диде Марат Җәббаров.
- Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдән бирле оештырыла, Яңа елга кадәр дәвам итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз