news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә бодай уңышы ил тарихында рекордлы 2017 елдан соң күләме ягыннан икенче булды

Сентябрь уртасына илдә 82,9 миллион тонна бодай суктырылган.

(Казан, 29 сентябрь, «Татар-информ»). Быел Россиядә бодай уңышы рекордлы 2017 елдан соң күләме ягыннан икенче булды. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә шулай диелә.

«Сентябрь уртасына булган мәгълүматлар буенча, бодайның тулаем җыемы рекордлы 2017 елдан соң күләме ягыннан икенче урынга күтәрелде һәм ул 82,9 миллион тонна тәшкил итә», - диелә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы хәбәрендә.

РФ авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут Новороссийскида 2020/2021 елгы сезонда бөртекле культураларны экспортка чыгару мәсьәләсенә багышлап уздырылган киңәшмәдә урып-җыю кампаниясенең барышы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бөртекле һәм кузаклы культуралар 42,1 миллион гектарда (барлык мәйданның 87,7 проценты) җыеп алынган, 121 миллион тонна ашлык суктырылган, уңыш гектарыннан уртача 28,8 центнер тәшкил итә.

2017 елда Россиядә 134,1 миллион тонна ашлык җыеп алынган, бу 2016 елгы күрсәткеч белән чагыштырганда 11 процентка артыграк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100