Марат Әхмәтов: “Бүген мөгезле эре терлек баш санын саклап калу төп бурыч булып тора”

Вице-премьер район башлыклары алдына барлык авыл хуҗалыгы һәм фермерлык хуҗалыкларында азык балансы буенча анализ ясау бурычын куйды
(Казан, 29 июнь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген ТР Лаеш районында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган “Игенчелек өчен катлаулы агымдагы елда Татарстан агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар” темасы буенча семинар-киңәшмәдә корылык китергән зыянны киметү чаралары комплексы буенча фикер алыштылар.
Чарада ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, ТР Президенты аппараты, ТР Дәүләт Советы, ТР Министрлар Кабинеты хезмәткәрләре, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль район башлыклары, районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы берләшмәләре җитәкчеләре, фермерлар катнашты.
Республика семинар-киңәшмәсенең пленар утырышында ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул аномаль агрометеорология шартлары икенче ел рәттән республика игенчеләрен сыный дип билгеләп үтте. 2010 ел узган елдагы белән чагыштырганда күбрәк зыян салды. Җирнең сөрү катлавында дым запасы ботенләй юк, 35–40 градус эсседә үсемлекләр тамырдан ук көя. Татарстанның динамик үсеш алучы агросәнәгать комплексы, гомумән аның икътисады өчен җитди югалтулар дигән сүз.
Авыл халкы ирешелгән дәрәҗәдә калу өчен кулыннан килгәннең барысын да эшли, дип белдерде министр. Узган елгы корылыктан соң да 2010 елның беренче ярты елында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү күләме 6 процентка артты (РФ буенча 3,5 процентка) һәм 50 миллиард сумга җитте. Сыер һәм кош ите җитештерү күләме 7,4 процентка артты (180 мең тонна), сөт – 8 процентка (979 мең тонна).
“Әмма мондый корылык булган елда күпсанлы терлекне азык белән тәэмин итү проблемасы туа. Фуражны башка төбәктән алып булса, сусыл үләнне андый юл белән әзерләп булмый”, - дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов.
Ул район башлыклары һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре каршына терлек азыгы әзерләү буенча чаралар күрү бурычын куйды. “Бүген мөгезле эре терлек баш санын саклап калу төп бурыч булып тора, - дип ассызыклады ул. Баш санын киметеп түгел, ә югары продуктлылык һәм аны саклап калу исәбенә яшәргә кирәк. Бу һәр районның авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм гомумән, министрлык өчен эшчәнлекнең төп максаты булып тора”.
Министр район башлыклары алдына терлекләргә кышка җитәрлек азык әзерләнсен өчен барлык авыл хуҗалыгы һәм фермерлык хуҗалыкларында азык балансы буенча анализ ясау бурычын куйды. Сыерларны азык җитмәү сәбәпле, суюга юл куярга ярамый. Аның сүзләренчә, терлек азыгы әзерләүнең барлык ысулларын да кулланырга кирәк.  Урман, болыннардан төрле үләннәр җыюны оештыру зарур.
Министр киләчәккә республика игенчелегенең төп максаты итеп дым саклаучы технологиягә күчүне билгеләде.