news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә продукция бирә

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан продукция җыелмалары барлыгы 263 медицина хезмәткәренә биреләчәк.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә продукция бирә
https://agro.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1756871.htm

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Бүген Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатында Яшел Үзән, Чистай һәм Буа ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләре өчен махсус оештырылган сөт продукциясе белән бүләк пакетларын җибәрү башланды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатыннан продукция җыелмалары барлыгы 263 медицина хезмәткәренә биреләчәк: Яшел Үзәндә — 107, Чистайда — 113 һәм Буада — 43. Бу шәһәрләр очраклы гына сайланмаган, анда Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинатының җитештерү мәйданчыклары урнашкан, аларда 1130 кеше эшли.

Һәр бүләк җыелмасының авырлыгы биш килограммга якын. Аңа сөтнең иң майлысы, кайнатылган сөт, атланмай, катык, төрле ассортиментта йомшак эремчек, эретелгән сыр, каймак, сөт өсте һәм «Обнимама» продукциясе кергән.

«Коронавирус пандемиясе шартларында бар кешегә дә авыр, әмма медицина хезмәткәрләренә, беренче чиратта, ашыгыч медицина ярдәме бригадалары хезмәткәрләренә аеруча авыр. Бүген аларга үзебезнең продукция белән пакетларны тапшырып, без аларның бәя биреп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт белдерергә тырышабыз», — диде Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты генераль директоры Ауфәр Галиев.

«Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты җитәкчелегенә ашыгыч медицина ярдәме станциясе хезмәткәрләренә күрсәткән гуманитар ярдәм өчен рәхмәт белдерәбез. Сезнең предприятие күп кенә башка акцияләрдә дә безгә берничә тапкыр ярдәм итте инде. Сезнең игелекле гамәлләрегез уңыш һәм иминлек китерсен!» — дип, комбинатка рәхмәт белдерде Яшел Үзән Үзәк район хастаханәсе баш табибы вазифаларын башкаручы Елена Тверскова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100