news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Җаббаров терлек азыгы әзерләүгә җаваплы карарга кушты

Сыйфатлы азык акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк һәм сөт, ит җитештерүнең рентабельлеген арттырачак, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Җаббаров терлек азыгы әзерләүгә җаваплы карарга кушты
Салават Камалетдинов/архив

(Казан, 29 май, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчесе Марат Җәббаров республика районнары башлыкларыннан азык әзерләүгә мөмкин кадәр җаваплы карауларын сорады. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры муниципалитетлар белән узган киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Җәббаров терлек азыгы җыю техникасын, силос траншеяларын әзерләүгә, терлек азыгының туклыклы булуын билгеләүгә һәм терлекләргә булган ихтыяҗны бәяләүгә җитди карарга чакырды. «Сыйфатлы азык сезгә акчаны янга калдырырга ярдәм итәчәк һәм сөт һәм ит җитештерүнең рентабельлеген арттырачак», — дип ассызыклады ул.

Яңа ашату стандартлары нигезендә терлекләргә булган ихтыяҗны исәпкә алу һәм азыкның туклыклы булуын бәяләү коры матдәдә булган алмаш энергиясендә башкарылачак. Шулай итеп, терлек азыгына алмаш энергиясе күбрәк булган саен, аның туклану һәм сыерларның продуктлылыгы да күбрәк икән.

«1 литр сөт җитештерүгә уртача 700 грамм коры матдә кирәк булачак», — дип аныкладылар министрлыкта.

Татарстанда сыерларның уртача еллык сөт продуктлылыгын 6,5 мең — 7 мең литр дәрәҗәсендә тәэмин итү һәм терлекләрнең баш санын җитәрлек күләмдә азык белән тәэмин итү өчен 4,1 млн.тонна сенаж, 3,7 млн. тонна силос һәм 0,7 млн. тонна печән әзерләргә кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100