Чирмешәндә Шәрифуллиннар гаиләсе күпләп терлек асрый

Былтыр 150 рулон печән әзерләп калдырдык, дип сөйләгән гаилә башлыгы Әюп Шәрифуллин.

(Казан, 29 март, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районының Тукай поселогыннан Зәлифә һәм Әюп Шәрифуллиннар гаиләсе зур хуҗалык тота. Алар 8 баш эре мөгезле терлек, шул исәптән 6 баш савым сыеры, 40 баш сарык, 30 кәҗә һәм 4 ат асрый, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

"Эш барыбызга да җитә, хатыным Зәлифәгә дә, балаларга да, – дип сөйләгән Әюп Шәрифуллин. – Әлбәттә, безнең буш вакытыбыз юк диярлек, әмма моңа зарланмыйбыз. Терлекчелек – безнең керем чыганагы, ә эшләп яшәү безгә әти-әнидән күчкән, алар үзләре беркайчан да хуҗалыкта терлексез тормадылар".

Шәхси ярдәмче хуҗалык башлыгы сүзләренә караганда, терлекләргә алар печән азыгын үзләре әзерли. "Печән һәм башка үләнне чаптырып җыярга безнең тракторыбыз, шулай ук башка техникабыз да бар. Былтыр 150 рулон печән әзерләп калдырдык. Ашлык һәм чөгендер түбен сатып алабыз, – дигән Әюп Шәрифуллин. – Ит һәм сөт сату белән проблема юк – барысын да алып бетереп баралар".