Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бөгелмә районыннан яшь әни илкүләм проект кысаларында кошчылык фермасын ачачак
Ел дәвамында кошларның баш саны 23 меңгә җитәчәк.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Бөгелмә, 29 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). Бөгелмә районыннан яшь әни Елена Лиорек иренең ярдәме белән кошчылыкны үстерүгә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты алды. Ел дәвамында кошларның баш саны 23 меңгә җитәчәк. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Якын арада төзекләндерелгән бинага бройлерларның беренче партиясен — якынча 5 мең кошны җибәрү планлаштырыла. Продукция сату мәсьәләсе юк — Бөгелмәдә һәм якын-тирәдәге шәһәрләрдә кошларга ихтыяҗ югары.
Хуҗалык тере кош-кортны сатарга планлаштырган арада, алга таба, барлык биналар төзекләндерелгәч, терлек сую цехы төзиячәкләр.
Елена сүзләренчә, бүгенге көндә күбрәк яшьләр кем өчендер түгел, ә үзләре өчен эшләргә омтыла.
«Бу ышаныч һәм алга таба хәрәкәт итәргә көч бирә. Ә дәүләткә илкүләм проектлар һәм ярдәм программалары өчен рәхмәт. Ярдәм булса, яшьләр дә авылда калачак», — ди яшь әни.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз