news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда умартачыларга квалификация күтәрү өчен бушлай курслар була

Читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә.

Татарстанда умартачыларга квалификация күтәрү өчен бушлай курслар була
Салават Камалетдинов

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). 9-19 февральдә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» базасында «Умартачылыкны үстерүнең нәтиҗәлелеген арттыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары була.

Уку барышында умарталыкларны оештыру, бал кортларын диагностикалау, дәвалау, аларда була торган йогышлы һәм йогышсыз авыруларны профилактикалау өчен җир алу буенча адымлы инструкция бирелә, умарта күчләренең биологиясе карала һәм умартачылыкны алып бару технологиясе яктыртыла.

«Россия Федерациясендә умартачылык турында» 2020 елның 30 декабрендәге 490-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә умартачылыкны үстерүнең бурычлары һәм төп юнәлешләре турында сөйлиләр. Курсларда экологик чиста умартачылык продукциясе алу өчен заманча җайланмалар тәкъдим ителә. Аерым игътибар умартачылык продукциясен органик җитештерүне оештыру мәсьәләләренә бирелә.

Уку кысаларында бал фестивале була. Анда умартачылык продукциясе тәкъдим ителә һәм бал дегустациясе уздырыла.

Укулар түбәндәге адрес буенча уза: Казан, Оренбург тракты ур., 8, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе, тыңлаучыларны теркәү 9 февральдә 8:00–9:00 сәгатьтә була.

Дәресләр көн саен 9.00 сәгатьтән 16.20 сәгатькә кадәр үткәрелә. Курслар бушлай, читтән килүчеләргә тулай торакта урын бирелә. Белешмәләр өчен телефон: 8 (84-32) 77-81-67.

Дәресләрне институт профессорлары, доцентлары, «Татарстан Республикасы аквакультура һәм умартачылык идарәсе» ДБУ, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе хезмәткәрләре үткәрә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100