news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Кукмара хезмәтчәннәрен рекордлы күләмдә сөт саву белән котлады

Вахитов исемендәге комплекс терлекчеләре тәүлегенә 100 тонна сөт сауган.

Рөстәм Миңнеханов Кукмара хезмәтчәннәрен рекордлы күләмдә сөт саву белән котлады
Солтан Исхаков

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Кукмара районы авыл хезмәтчәннәрен рекордлы күләмдә сөт саву белән котлады. Ул котлау телеграммасын муниципалитет җитәкчесе Сергей Димитриевка җибәрде.

Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы терлекчеләре кооператив тарихында беренче тапкыр тәүлегенә 100 тонна сөт сауган. Татарстан Президенты моны «бик яхшы хезмәт казанышы» дип атады.

«Бу район җитәкчелеге ярдәмендә хуҗалык коллективының бердәм, максатчан һәм һөнәри эшенең нәтиҗәсе», — диде ул.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Кукмара районында генетик потенциалы югары булган сыерлар булдыру Татарстанның сөт терлекчелеге өчен яңа перспективалар ача.

«Бигрәк тә хәзерге гади булмаган шартларда барыгызга да намуслы, нәтиҗәле хезмәтегез һәм югары казанышыгыз өчен рәхмәт. Сезгә ныклы сәламәтлек һәм күтәренке рух, алга таба да энергияле эшләүләрен һәм барлык башлангычларда уңышлар телим», — дип язган аграрийларга юллаган телеграммасында Татарстан Президенты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100