news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда әзер азык-төлек продукциясе җитештерү артты

Продукция җитештерүчеләргә ТАССРның 100 еллыгы логотибын кулланырга, ә сәүдә челтәрләренә логотиплы аерым киштәләр бүлеп бирергә тәкъдим ителде.

Татарстанда әзер азык-төлек продукциясе җитештерү артты
agro.tatarstan.ru

(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ»).Татарстанда ел саен әзер продукция җитештерү күләме арта, хәзер төп бурыч — аны кулланучыларга җиткерү. Бу хакта ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров үткәргән киңәшмәдә белдерде, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Залаков сүзләренчә, Татарстанның азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгатендә шактый үсеш күзәтелә. «Алар арасында җитештерү 20 проценттан 70 процентка кадәр арткан: сыер ите — 74,1 процент, эшкәртелгән һәм консервланган балык — 47 процент, ярмалар — 31,5 процент, атланмай — 33 процент, әче сөт продуктлары — 21процент», — дип санап үтте ул. Моннан тыш эремчек (12,4 процент), дуңгыз ите (11 процент), эшкәртелгән сөт (10,5 процент), кондитер әйберләре (9,7 процент) җитештерү арткан.

Наил Залаков ассызыклаганча, узган елда республикада гомуми авыл хуҗалыгы продукциясе бәясе 250,8 млрд.сумнан артып киткән. 1,8 млн.тоннага якын сөт, 500 мең тонна терлек һәм кош-корт, 4,5 млн. тонна ашлык, 2,8 мең тонна шикәр чөгендере, 1,2 млн. тонна бәрәңге, 330 мең тонна яшелчә җитештерелгән.

Җитештерү продукциясе турында авыл хуҗалыгы кооперативы рәисе Рамилә Щукина таныштырды. «Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 2019 елда алынган гранты авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүдә сизелерлек этәргеч булды. Бу акчаларга ит эшкәртү буенча модульле блок сатып алынды һәм Татарстанның Апас, Кайбыч районнарында һәм Чувашиядә уза торган ярминкәгә ярымфабрикатлар әзерләү башланды», — дип билгеләп үтте ул.

ТР сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Лернер продукция җитештерүчеләргә ТАССРның 100 еллыгы логотибын кулланырга, ә сәүдә челтәрләренә логотиплы аерым киштәләрне бүлеп бирергә тәкъдим итте. «Без авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең кибет киштәләрендә максималь рәвештә тәкъдим ителешен кайгыртырга тиеш», — дип нәтиҗә ясады Марат Җәббаров, очрашуны тәмамлап.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре продукциясен сәүдә челтәрләренә чыгару мәсьәләсе буенча киңәшмә узды. Анда республиканың ваклап сату компанияләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнашты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100