Түбән Камада ит ярминкәләре тәмамланды

Татарстан терлекчеләре бер айда 60 тоннадан артык ит саткан

(Түбән Кама, 28 декабрь, «Татар-информ», Сергей Толмацкий). Түбән Камада быел соңгы тапкыр ит ярминкәсе узды.
Бер айдан артык "Комета" базарында терлекчеләр продукциясе сәүдәсе барды. Шәһәрдә узган кыш башында 8 ит ярминкәсе узды, республика фермерлары түбәнкамалыларга 65 тонна әлеге продукцияне саткан.
Ит бәясе базар бәясеннән сизелерлек арзан куелган, бер килограмм сыер, сарык, ат һәм дуңгыз итенең уртача бәясе 150 сум.