news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 5 елда машина-трактор паркларының чирек өлешен төзекләндергәннәр

Остаханәләргә һәм авыл хуҗалыгы машиналарын төзекләндерү пунктларына ремонт ясау өчен барлыгы 800 миллионнан күбрәк акча тотылган.

Татарстанда 5 елда машина-трактор паркларының чирек өлешен төзекләндергәннәр
архив/Владимир Васильев

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Биш ел эчендә, 2016-2020 елларда, Татарстанда 307 ремонт-механика остаханәләренә, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау һәм регулировкалау пунктларына һәм гаражларга капиталь ремонт ясалган. Бу машина-трактор паркларының гомуми санының 23 процентын тәшкил итә. Бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтте. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә республика Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Машина-трактор парклары объектларын капиталь төзекләндерү программасы эш бәясенең 30 процентын субсидияләүне күздә тота. Бу максатлар өчен республика бюджетыннан 242,4 млн сум бүлеп бирелгән, шулай ук авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең 562,6 млн күләмендә үз акчалары тотылган — барлыгы 805 млн сумны тәшкил итә.

Докладчы сүзләренчә, Әтнә, Саба, Арча, Балтач һәм кайбер башка районнар остаханәләрне һәм гаражларны төзекләндерүгә зур игътибар бирә.

«Төзекләндерелгән МТП территориясе, персоналның уңайлы эшләве һәм техниканы саклау өчен капиталь остаханәләр булган әлеге хуҗалыклар үрнәге яшьләрне җәлеп итә, кадрларның агымын тоткарлый һәм бюджет субсидияләренең нәтиҗәлелеген күрсәтә», — диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100