news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы техникасы торышына игътибарлырак булырга кушты

Татарстан агрофирмалары машиналарны төзекләндерү өчен кирәк булган запчастьләрнең бары тик өчтән бер өлешен генә сатып алган.

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов төбәктәге авыл хуҗалыгы оешмаларына үз техникалары торышына игътибарлырак булырга өндәде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Кайбер хуҗалыкларның техникага җавапсыз каравын күрәбез. Сезонлы саклауга куймыйча һәм планлы ремонт эшләрен башкармыйча алар бик зур чыгымнарга дучар булырга мөмкин. Авыл хуҗалыгы техникасына зур акча тотыла. Бу мәсьәләгә игътибарлырак булырга кирәк», — диде Президент республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә.

Вице-премьер — Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әйтүенчә, көзге-кышкы сезонда 9,9 мең трактор, 5,3 мең чәчкеч, 4,8 мең культиватор, 521 чәчү комплексы, 773 катнаш агрегат һәм башка машиналар агымдагы һәм планлы ремонт узарга тиеш.

Республикада техниканы язгы кыр эшләре сезонына әзерләү өчен 3,7 млрд сум, шул исәптән язгы кыр эшләренә 2 млрд сум кирәк. Әлегә кирәкле запчастьләрнең нибары 33 проценты (665 млн сумга) гына алынган. Тракторларның 44, чәчкечләрнең 35, чәчү комплексларының 40 һәм культиваторларның 34 проценты гына төзекләндерелгән, диде докладчы.

Татарстан авыл хуҗалыгы министры техниканы кышкы саклауга куюга аерым тукталды. 9-13 ноябрьдә Татарстанның барлык районнарында да авыл хуҗалыгы машиналарын саклауга һәм 2021 елгы кыр эшләренә әзерләүгә конкурс узды. Дөрес консервация һәм ярты ел дәвамында дөрес итеп саклау машиналарның сезонлы эшләргә сакланган һәм әзер булуын 90 процентка тәэмин итә, диде ул. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100