news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан мэры авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эше белән танышты

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрен Казанда 15 мәйданчыкта оештыралар.

Казан мэры авыл хуҗалыгы ярминкәләренең эше белән танышты
kzn.ru

(Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда 15 мәйданчыкта традицион авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Аларның берсендә, Вахитов районында Кәрим Тинчурин һәм Татарстан урамнары чатында оештырылганында Казан мэры Илсур Метшин да булды. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге мәйданчыкта сәүдә иртәнге алтыда башланган. Монда бәрәңге, кәбестә, кишер, бозау ите, кош ите, он, ярмалар, сөт ризыклары, шикәр һәм азык-төлек сатылды.

«Безнең бурыч — бөтен ассортимент тәкъдим ителергә тиеш, без моны һәр ноктада исәпкә алабыз, һәрбер мәйданчыкның үз районы бар», — дип сөйләде Казанның Кулланучы базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов. Аның сүзләренчә, әлеге мәйданчыкка азык-төлекне Теләче районы җитештерүчеләре алып килә. Уртача алганда монда көн дәвамында 2,4 млн сумлык продукция сатыла.

Илсур Метшин сәүдә рәтләрен карап чыкты, җитештерүчеләр, фермерлар һәм сатып алучылар белән аралашты. «Авыл хезмәтчәннәренә зур рәхмәт. Республиканың 22 районы 15 мәйданчыкка килә. Өстәлләрдә һәрвакыт икмәк, ит, бәрәңге булган өчен Казан халкы исеменнән зур рәхмәт белдерәм. Киләсе елда да уңыш мул булсын, дым да, кояш та җитәрлек булсын», — диде башкала мэры.

Казанда көзге ярминкәләр 15 мәйданчыкта уза, алар 12 сентябрьдә башлана һәм 26 декабрьгә кадәр дәвам итә. Аларда Татарстанның 22 районы һәм 22 агросәнәгать комплексы оешмалары катнаша. Узган атналарда булган 10 ярминкәгә якынча 392,4 млн сумлык азык-төлек алып килгәннәр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100