news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда хуҗасыз этләр приюты ачылды

Хайваннарны вакытлыча тоту урыны белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә танышты.

Азнакайда хуҗасыз этләр приюты ачылды
http://aznakaevo-rt.ru/

(Азнакай, 28 октябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ», Таңсылу Саниева). Азнакайда хуҗасыз этләрне вакытлыча тоту пункты хәзер шәһәр читеннән «МППБиО» предприятиесе базасына күчерелде. Бүген шәһәрдә сукбай хәлендә калган этләрне аулау белән яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы предприятие шөгыльләнә.

Моңда кадәр приют шәһәрдән читтә булуы белән уңайсыз иде. Хәзер аны әлеге предприятиенең ихатасына күчергәннәр. Биредә 30 эт өчен урын көйләнгән, аларны Андрей Усольцев карап, тәрбияләп тора.

Хайваннарны вакытлыча тоту урыны белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзе дә танышты.

«Күпме генә зарлансак та, хуҗасыз эт-мәчеләр булмый. Этне урамга чыгарып җибәрү — аннан котылуның иң җиңел ысулы. Сукбай көнендә калган ач этләр, чарасызлыктан, теләсә-каян азык эзләп йөри. Мондый приют районда тәртип урнаштыру, кешеләрнең һәм дүрт аяклы дусларның иминлеген тәэмин итү өчен бик кирәк. Бу эштә җирлегебездәге волонтерларның да ярдәмен тоябыз», — диде район башлыгы.

«Этләрне аулар өчен машинабыз да бар. Аларның һәрберсен ветеринария табибы тикшерә. Безнең аша үткән мондый хайваннарның колакларында махсус биркалары да бар. Федераль канун нигезендә, без этләрне тотарга, стерильләштерергә, вакцина кадарга һәм тоткан җиргә кире кайтарырга тиеш. Билгеле, агрессив этләрне чыгарып җибәргән юк», — ди «МППБиО» директоры Альберт Ханнанов.

Очрашуда зооволонтерлар үзләре дә катнашты. Егет-кызлар йорт хайваннарын дәвалау, аларга яңа хуҗалар табу белән актив шөгыльләнәләр.

«Бүген арабызда хуҗасыз эт-песиләр язмышына битараф булмаган кешеләр бихисап. Әлеге эшкә балалар да бик теләп кушыла, хәйрия акцияләреннән мәктәпләр һәм балалар бакчалары да читтә калмый. Аларның ярдәме белән азык-төлек, башка кирәк-яраклар туплана. Боларның барысын да бирегә — приютка алып киләбез. Әнә шулай кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз», — ди Василиса Вицкая.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100