news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Тукай районы яшелчәчеләре сәүдә челтәрләренә юылган кишер һәм бәрәңге җибәрә

«Бердәмлек» авыл хуҗалыгы кооперативы Тукай районы яшелчәчеләрен берләштерде .

(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ). Тукай районы Иске Зирекле авылында сортларга аеру линиясе белән җиһазландырылган заманча бәрәңге саклагычлары белән бәрәңге, кишер, аш чөгендерен кабул итү, киптерү, юу цехы барлыкка килде. Кооператив әгъзаларына хезмәт күрсәтү өчен чит илдән кишер җыю комбайны һәм кабул итү бункеры да сатып алынган. Бу турыда ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Моңа безнең үз теләгебез аркасында һәм дәүләт ярдәме белән ирешә алдык. Объектка тотылган чыгымнар 45 миллион сумнан артыграк булды. Бирегә кооперативның үз акчалары һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантлары кертелде», — ди авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы рәисе Минталип Миңнеханов.

Кооператив 2014 елның апрелендә оештырыла. Бүгенге көндә аның составында 41 пайчы — юридик затлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар бар. Әгъзаларның гомуми җыелышы тарафыннан еллык әгъзалык кертеменең дифференциацияләнгән күләме — 500 сумнан 60 мең сумга кадәр, ул авыл хуҗалыгы оешмасы куллана торган салым салу системасына һәм ялланган хезмәткәрләр санына бәйле рәвештә билгеләнде.

«Шәхси ярдәмче хуҗалыгыбызда без бәрәңге үстерәбез, аны сатудан гаилә бюджетына өстәмә керем алабыз. „Бердәмлек“ кооперативына кергәч, без сату базарын эзләү мәшәкатьләреннән арындык. Быел, мәсәлән, кооперативка килограммын 10 сумнан 14 тонна бәрәңге саттык. Аннан машина килде, участоктан ук бәрәңгене төяп җибәрдек. Бу бик уңайлы», — дип сөйли Чаллы укытучысы Гөлүсә Мөхәммәтшина.

Быел кооператив эшкәртүгә, юдыруга, фасовкалауга һәм сатуга 2000 тоннага якын бәрәңге һәм яшелчә алды.

«Бердәмлек» кооперативы продукциясе авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә сатыла, шулай ук төзелгән килешүләр нигезендә Чаллы һәм Түбән Кама сәүдә челтәрләренә һәм бюджет учреждениеләренә җибәрелә. Кооперативта республика шәһәрләрендә һәм аннан читтә продукция сату өчен үз павильонын булдыру проектын эшлиләр.

«Яшелчә җитештерү өчен махсус техника кирәк, һәм без аны, техник модернизацияләүнең республика программасы буенча дәүләт ярдәменә исәп тотып, сатып алабыз», — ди Минталип Миңнеханов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100