Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын кышка сакларга кую буенча конкурс тәмамланды
1 урынны алган агросәнәгать комплексы предприятиесенә 100 мең сумлык запас частьлар яки технологик җиһазлар тапшырылачак, ә икенче урынга – 50 мең сум
(Казан, 28 октябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда авыл хуҗалыгы техникасын кышка сакларга кую һәм машина-трактор паркларын ремонт сезонына әзерләү буенча конкурс тәмамланды.
1 урынны алган агроснәгать комплексы предприятиесенә 100 мең сумлык запас частьлар яки технологик җиһазлар тапшырылачак, ә икенче урынга – 50 мең сумлык. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча һәр районнан 2 предприятие билгеләнгән. Алар кыска вакытта авыл хуҗалыгы техникасын кышка сакларга кую һәм машина-трактор паркларын ремонт сезонына әзерләүгә ирешкән. Шулай итеп, Әтнә районында “Таң” авыл хуҗалыгы җитештерү комплексы беренче урынны алган, икенче урында – “Ташчишмә” АХҖК.
Балтач районында “Якты юл” ҖЧҖ һәм “Яңа тормыш” ҖЧҖ беренчелеккә чыккан. Спас районында С.Юрков белән Л.Гиниятуллин крестьян-фермерлык хуҗалыклары җиңүгә ирешкән.
Якындагы көннәрдә җиңгән предприятие вәкилләре Казанга запас частьлар яки технологик җиһазлар алырга килергә тиеш. Шулай ук ихтыяҗ булган әйберне сайлап алу мөмкинлеге бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз