news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Минем җирем - Россия» журналистлар бәйгесендә Татарстан вәкиле җиңде

Бәйгедә Ростов өлкәсе, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы вәкилләре актив катнашкан.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Ел саен үткәрелә торган һәм авыл тематикасына багышланган «Минем җирем — Россия» мәгълүмати-агарту проектларының Бөтенроссия конкурсына йомгаклар ясалды. «Фермерлык һәм кооперация» номинациясендә Татарстаннан «Земля — Землица» газетасы журналисты Владимир Белосков җиңү яулады. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Быел конкурска рекордлы санда — Россиянең 83 төбәгеннән 3056 проект тапшырылган. Катнашучылар саны буенча Ростов өлкәсе лидер булды, анннан төрле номинацияләр буенча 50дән артык проект керде. Моннан тыш, Краснодар крае һәм Татарстан Республикасы вәкилләре дә үзләрен актив күрсәткән.

Жюри рәисе, «Интерфакс» агентлыгы күзәтүчесе Лидия Павловна Мастеренко катнашучылар эшендә күтәрелгән темаларның актуальлеген билгеләп үтте. Авторларның проектлары тирән эчтәлеге белән дә, журналистикадагы сәнгать осталыгы ягыннан да аерылып тора, ди ул.

Проектлар Җиңүнең 75 еллыгына да багышланган. «Бу Җиңүдә крестьяннарның роле ни дәрәҗәдә мөһим булуын тагын бер кат раслады. Авыл сугышта катнашып кына калмыйча, фронтны да, тылны да ашаткан. Ул, йортларын ташлап, эвакуация китәргә мәҗбүр булган миллионлаган кешеләрне үзенә сыйдырып, аларга мәрхәмәт күрсәткән. Һәм конкурста катнашучылар Россия авылының бу бөек миссиясен тулысынча ачып бирә алганнар», — ди ул.

Җиңүчеләр һәм призерларның тулы исемлеге сайтта урнаштырылган.

Барлык лауреатлар да «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында узачак бүләкләү тантанасына чакырылды, ул быел яңа онлайн-форматта узачак. Барлык катнашучыларга да рәхмәт хатлары биреләчәк, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100