news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган

Урып-җыю эшләре буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Татарстанда дүртенче миллион тонна яңа уңыш ашлыгы җыелган
Рамил Гали

(Казан, 28 август, "Татар-информ"). Бүгенге көнгә Татарстанда игеннәр 1 миллион гектардан артык мәйданда суктырылган, ягъни планның 74 проценты үтәлгән. Бу турыда Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бер гектардан уртача уңдырышлылык 37,4 центнер тәшкил итә. Җыелган ашлык күләме һәм уңдырышлылык буенча Буа, Тәтеш, Сарман һәм Зәй районнары алда бара.

Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре урып-җыюны төгәлләде. Мәсәлән, Чүпрәле районының «Чынлы» ҖЧҖ, аларда бер гектардан уртача уңдырышлылык - 60 ц/га, Актаныш районының "Н.Баян ис." ҖЧҖ, уңдырышлылык - 44,2 ц/га, Әлки районының "Хузангай" ҖЧҖ урып-җыюны 40,6 ц/га уңыш белән тәмамлады.

Хәзер киләсе ел уңышына нигез салу – көзге культуралар чәчү өчен бик мөһим чор. Татарстанның барлык районнары да чәчүгә керештеләр. Тукай, Арча һәм Чирмешән районнарында 70 проценттан артык чәчелгән. 2021 ел уңышы өчен барлыгы 540 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчү планлаштырыла, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100