news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла

Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуның төп максатларыннан берсе — авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау.

Россиядә  Авыл хуҗалыгының беренче микроисәбен алу планлаштырыла
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Хәзерге вакытта Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуны уздыру өчен 41 район комиссиясе булдырылды. Татарстанда барлыгы 594тән артык авыл хуҗалыгы оешмасы, 2530 крестьян (фермер) хуҗалыгы һәм шәхси эшкуарлар, 1383 бакчачылык, яшелчәчелек һәм башка коммерциячел булмаган оешмалар, шулай ук 420,9 мең хуҗалык — авыл торак пунктлары гражданнарының шәхси һ.б. хуҗалыклары исәпкә алыначак.

Авыл хуҗалыгының микроисәбен алуның төп максатларыннан берсе — авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында рәсми статистик мәгълүмат туплау. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Исәпкә алучыны тану җиңел булачак: ул махсус яктылык кайтаргыч полосалары һәм «Сельскохозяйственная микроперепись»  эмблемасы булган яшел төстәге махсус экипировка (накидка һәм кепка) кигән була. Исәпкә алучының үзе белән таныклыгы булырга тиеш.

 Шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гражданнарның башка шәхси хуҗалыклары хуҗалары өчен исәпкә алу кәгазендә йортта яшәүче затлар саны, җир кишәрлекләреннән файдалану   характеристикасы һәм структурасы, авыл хуҗалыгы хайваннарының баш саны турында сораулар бар. Шул ук вакытта исәпкә алучыга бернинди документ та күрсәтергә кирәкми –исәпкә алу кәгазендә андый пункт каралмаган.

Авыл хуҗалыгында 2021 елгы микроисәп алуның үзенчәлеге — заманча технологияләр куллану. Сораштыруда планшет компьютерлар кулланылачак. Бу мәгълүматның сыйфатын шактый арттырырга һәм мәгълүматлар җыю һәм эшкәртү процессын тизләтергә мөмкинлек бирәчәк.

Башлангыч нәтиҗәләр — 2021 елның IV кварталында, ә ахыргы нәтиҗәләр 2022 елның IV кварталында ясалачак. СХМП-2021 йомгаклары авыл хуҗалыгында булган структур үзгәрешләр турында белергә мөмкинлек бирәчәк, бу аның үсеш фаразын, икътисади ярдәм чараларын эшләргә һәм авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100