Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мамадышта кыр батырларына акчалата премия түләнәчәк
Иң яхшы комбайнчы 50 мең сум күләмендә премия алачак.
(Казан, 28 июль, «Татар-информ»). Мамадыш районының «Агросәнәгать комплексының азык-төлек программасы» ширкәте базасында комбайннар парады узды. Һәр машина гадәттәгечә урып-җыю кампаниясе алдыннан тикшерү узды. Бу хакта «Нократ» газетасы яза.
Хуҗалыкта комбайнчылар өчен хезмәт хакына өстәмә түләүләр каралган. Иң яхшы комбайнчы 50 мең сум күләмендә премия алачак. Икенче урынны алган комбайнчы — 30 мең сум, ә өченчесенә 20 мең сум биреләчәк.
Радислав Уразлин быел 34нче тапкыр урып-җыю кампаниясендә катнаша. «Агросәнәгать комплексының азык-төлек программасы» комбайнчысы соңгы берничә ел дәвамында алдынгыларның берсе булып тора, быел ул кырда яхшы кәеф белән эшли.
Түбән Ушмы авылы янында бер рәткә 26 комбайн-«Тукано» маркалы 12 комбайн, биш «Нью-Холланд» һәм «Акрос» комбайннары тезелгән. Бу сезонда урып-җыюга барлыгы 34 машина җәлеп ителәчәк.
«Яңа комбайннар белән эшләү җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Механизаторларның кәефе яхшы», — дип сөйләде җәмгыятьнең башкарма директоры Раил Фатыйхов.
Хуҗалыкның бөртекле һәм техник культуралары 23 мең га мәйданны били. Тагын 2 мең гектарда кукуруз үсә. Бер комбайнга уртача 700 гектар иген кыры туры килә. Якынча биш көннән көзге бодайны суктыра башлаячаклар.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз