news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Минераль ашламаларга субсидия алу өчен 1 июньгә кадәр белешмә бирергә кирәк

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алу өчен бюджеттан акча бирелә.

Минераль ашламаларга субсидия алу өчен 1 июньгә кадәр белешмә бирергә кирәк
Салават Камалетдинов

(Казан, 28 май, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләт ярдәме чараларын алу мөмкинлеге бар. Моның өчен уңыш өчен кимендә бер гектарга 35 кг ашлама тупланган булуын раслый торган документларны 1 июньгә кадәр тапшырырга кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта искәртә.

Субсидия алу алу өчен шундый минималь күрсәткеч билгеләнгән. Субсидияләрне бары тик ашламалар сатып алуга гына кулланырга мөмкин. Ашлама төрен һәм тәэмин итүчеләрне авыл хуҗалыгы оешмалары үзләре сайлап ала.

«Быел бер гектарга 70 килограммнан артык минераль ашлама туплау бурычы куелды. Минераль ашламалар авыл хуҗалыгы культураларының югары уңышын тәэмин итү һәм туфрактагы минераль элементларны тулыландыру өчен нигез булып тора. Ашлама уңдырышлылыкны арттыру белән бергә, аның сыйфатын да яхшырта: шикәр, май һәм аксым, шулай ук биологик актив матдәләр микъдары арта», — ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов.

Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк, ди ул.

Тулаем республика буенча 26 майга 175 мең тоннад процентка күбрәк. Соңгы белешмәләргә караганда, лидерлар өчлегендә Зәй, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100