news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Кама Тамагы районында чәчү буенча эш планын кабул итүдә катнашты

«Югары технологияле комплекслар азык әзерләү үзәкләре төзергә, терлекләрне карау, аларны тукландыру программаларын эшләргә кирәк», - диде министр.

Марат Җәббаров Кама Тамагы районында чәчү буенча эш планын кабул итүдә катнашты

(Казан, 28 март, «Татар-информ»). Бу көннәрдә Татарстан Премьер министры урынбасары — республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кама Тамагы районына эш сәфәре белән килде. Ул анда агрофирмаларда машина-трактор паркларының әзерлеге белән танышты һәм район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең 2020 елгы язгы кыр эшләрен уздыру планнарын кабул итүдә катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Районның киләчәге яңа технологияләрне гамәлгә кертүгә бәйле. Югары технологияле комплекслар азык әзерләү үзәкләре төзергә, терлекләрне карау, аларны тукландыру программаларын эшләргә кирәк. Бу юнәлештә район күрше Тәтеш, Буа һәм Апас районнарыннан калыша әле», — диде Марат Җәббаров.

«Сөтнең табышлылыгын арттыру өчен безгә аның продуктивлыгын күтәрергә кирәклеген онытмаска кирәк. Ә моңа бары тик терлекләрне баланслы продуктив тукландыру, яңа алдынгы технологияләр кертү юлы белән генә ирешергә мөмкин», — диде министр.Игенчелеккә килгәндә, район ашлык буенча рейтингта 42 урында, уңдырышлылык — 18,0 ц/га (ТР буенча — 27,2 ц/га).

«Шулай ук азык культураларының продуктивлыгы буенча да сораулар бар. Бер баш хайванга 2,2 га азык культурасы туры килә, ә норма — 1,4 гектардан артык түгел. Азык культураларының мәйданы 6,6 мең гектарга артыграк. Берничә еллык, иске күпьеллык үләннәрнең продуктивлыгы да түбән — 40 процент тәшкил итә», — дип, үзенең борчылуын белдерде министр.

Районда шулай ук бу ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча да проблемалар бар — бер гектарга 27,2 кг тупланган (ТР буенча 42,2 кг) — бу уртача республика күләменнән түбән. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы гектарга 70 кг минераль ашлама туплау буенча куелган бурычны үтәргә кирәклеген искәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100