Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Питрәч районында эш сәфәрендә булды
Марат Җәббаров Питрәч фермерларын кооперативларга берләшергә өндәде.
(Казан, 28 гыйнвар, «Татар-информ»). 26 гыйнварда Татарстан Премьер министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш сәфәре белән Питрәч районында булды. Бу турыда министрлык сайтында хәбәр ителә.
Аның сәфәренең максаты — райондагы хәлләрне, аның агросәнәгать куәтен һәм алга таба үсеш мөмкинлекләрен өйрәнү иде.
Сәфәр барышында Марат Җәббаров район башлыгы Илһам Кәшапов белән бергә «Агролак и К» (Колай авылы) ҖЧҖ, «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, «Ак Барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖенең җитештерү мәйданында, шулай ук Муллагалиев һәм Хамбиков крестьян-фермер хуҗалыкларында булды. чарада шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов катнашты.
Хуҗалыкларны карау «Агролак и К» ҖЧҖеннән башланды. «Бүгенге көндә предприятиедә 890 баш эре мөгезле терлек бар, шуның 440ы — савым сыерлары. Хуҗалыкта Киров өлкәсеннән кайтарылган нәселле сыерлар бар.
«Алар өчен яңа абзарлар төзелде. Өч ел эчендә предприятиедә кадрлар кытлыгы мәсьәләләре хәл ителде. Эшкә сәләтле, бердәм коллектив — агрономнар, зооветхезмәтләре һәм башкалар тупланды», — дип сөйләде хуҗалык инвесторы, «Фортекс» компанияләре төркеменең генераль директоры Рәүф Галлямов.
Аннары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖенең терлекчелек мәйданчыгының эше белән танышты. «Ак Барс Питрәч» агрофирмасында 4000ләп эре мөгезле терлек бар. Биредә вице-премьер хуҗалыкның элеккеге һәм яңартылган биналарын карап чыкты.
Чара азагында Марат Җәббаров «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖенең машина-трактор паркы базасында район авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул фермерларга ярдәм чаралары турында сөйләде һәм аларны кооперативларга берләшергә өндәде. «Мондый берләшү продукция сатуда да, шулай ук ярдәм чараларын алуда да ярдәм итәчәк», — дип, нәтиҗә ясады вице-премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз