news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда сөт җитештерү күләме арта

Татарстан терлекчеләре сөт җитештерү буенча былтыргы күрсәткечләрне уздырып җибәрә

(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Республика терлекчеләре бүгенге көндә тулаем алганда 2370 тонна сөт җитештерде, бу узган елгыга караганда 232 тоннага артыграк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүген һәр сыердан уртача 10,7 килограмм (узган елда – 9,6) сөт савып алалар. Татарстанның кайбер районнары терлекчеләре тагын да югарырак күрсәткечләргә ирешә. Мисал өчен, бүгенге көндә Әлки районында җитештерелгән сөтнең тулаем күләме 173 тонна тәшкил иткән. Бу узган елгыга караганда 2,3 тапкыр артыграк.
Балтач районы терлекчелек фермалары һәм комплекслары хезмәткәрләре 134 тонна сөт савып алган, бу узган елдагы күрсәткечкә тигез диярлек. Яшел Үзән районында җитештерелгән сөтнең тулаем күләме бүген 131,4 тоннага җиткән, бу узган елгыга караганда 1,4 мәртәбә артыграк.
Татарстанның Әлки, Югары Ослан, Актаныш һәм башка районнары фермаларында эшләүчеләр дә продукция җитештерү күләмнәрен сизелерлек арттырган.



news_right_1
news_right_2
news_bot