“Алтын башак” хезмәткәрләре үз квалификацияләрен арттыра

Бүген “Алтын башак” ЯАҖ хезмәткәрләре үз квалификациясен арттыру өчен парта артына утырды
(Казан, 28 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүген Казан дәүләт аграр университет базасында “Алтын башак” ЯАҖ производство бүлекләре баш агрономнары һәм агрономнары өчен уку башланды. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Белгечләрне игенчелек өлкәсендәге прогрессив технологияләр белән таныштырачаклар, тармакта булган проблемаларга системалы якын килергә өйрәтәчәкләр. Укыту 5 көн дәвам итә. Министрлыкта белдерүләренчә, киләчәктә әлеге уку йортында авыл хуҗалыгы производствосын үстерүгә үз акчаларын салучы башка инвестор-предприятие вәкилләре дә яңадан әзерләнү узачак.