Чит өлкәләрдән бәрәңгедә рак һәм көя карантины авырулары кайту куркынычы зур

Сабада фитосанитар карантин торышын яхшырту буенча зона семинар-укулары узды

(Казан, 27 декабрь, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Саба муниципаль районы базасында “Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсе республика территориясендә фитосанитар карантин торышын яхшыртуның актуаль мәсьәләләрен тикшерүгә багышланган зона семинар-укулары булып үтте. Ул “Урта Саба” ярдәмче хуҗалыгы амбарында Арча, Кукмара, Балтач, Мамадыш, Балык Бистәсе, Әтнә, Теләче, Лаеш, Саба районнарында шушы тармак буенча эшләүче белгечләрне үсемчелек, орлыкчылык, агрохимия, үсемлекләрне саклау өлкәсендәге төп норматив-хокук актлары белән таныштырудан башланып китте, дип хәбәр итә “Саба таңнары” хәбәрчеләре.
“Россельхознадзор”ның республика идарәсе башлыгы Нурислам Хәбипов семинар уздыру өчен Сабаның сайлануына районда 2011 елгы язгы чәчү өчен читтән сатып алмыйча, кондициягә китерелгән 74 000 центнер чәчүлек орлык салынган булуына басым ясады.
Агымдагы елның 11 аенда идарәнең Әлмәт, Саба, Чаллы, Буа районнары зоналарындагы бүлекләре белгечләре тарафыннан барлыгы 463 контроль-күзәтчелек чарасы үткәрелгән, шуның 62се контроль органнарның язмача тәкъдимнәрен үтәтү тәртибендә башкарылган, 17се гражданнар мөрәҗәгате буенча үткәрелгән. “Россельхознадзор” идарәсе тарафыннан орлыкчылык буенча 348 хокук бозу очрагы теркәлгән, барлыгы 180 мең сумлык штраф салынган. Аның 6сы юридик, 150се вазыйфаи, 173е физик затларга карата төзелгән. Идарәнең фитосанитар күзәтчелеге бүлеге инспекторы Мөдәррис Фәттахов сүзләре белән әйткәндә: “Быелгы елда аеруча уяу булырга кирәк. Чөнки корылык нәтиҗәсендә читтән ашлык та, фураж да, сусыл һәм тупас азыклар да күп ташылды. Карантин чүп үләннәре аеруча Краснодар, Ростов, Ставрополь, Оренбург, Саратов, Ульян, Белгород, Воронеж өлкәләрендә киң таралган. Шулай ук чит өлкәләрдән моңарчы күрелмәгән бәрәңгедә рак һәм көя карантины авырулары кайту куркынычы зур. Бу авырулар Ставрополь, Краснодар һәм Ростов өлкәләрендә күзәтелә. Чит карантин авыруларыннан саклану өчен белгечләргә аеруча уяу булырга киңәш ителә”, - диде ул.