news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда 1,9 процент белән авыл ипотекасын алу мөмкинлеге бар

Ташламалы ипотека буенча беренче взнос 10 проценттан башлана.

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). Хәзер Татарстанда яшәүчеләр авыл ипотекасын елына 1,9 процент белән ала алачак. Кредит оешмасы авыл җирендә беренчел һәм икенчел торак алу өчен республика халкына 2,7 млрд сум биргән инде. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.

«Авылларда төзелеп килүче яки әзер йортны җир кишәрлеге белән бергә сатып алу яки шул ук максатларда гамәлдәге кредитны рефинанслау өчен клиентлар 1,9 процент еллык ставка белән ташламалы кредит ала ала. Корпоратив компания хезмәткәрләренә 2,2 процент ставка белән бирелә», — диделәр министрлыкта.

25 елга бирелә торган сумма 3 млн сумны тәшкил итә. Беренче взнос 10 проценттан башлана.

Алдарак «Татар-информ» республикада яшәүче 1245 гаиләнең ташламалы авыл ипотекасыннан файдалануын язган иде.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100