news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов «Вкусы России» бәйгесендә Татарстан продукциясе өчен тавыш бирергә чакырды

Республикадан бөтенроссия бәйгесендә 22 азык-төлек продукциясе бренды катнаша.

Миңнеханов «Вкусы России» бәйгесендә Татарстан продукциясе өчен тавыш бирергә чакырды
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 ноябрь, «Татар-информ»). ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров татарстанлыларны «Вкусы России» бәйгесендә республика продукциясе өчен тавыш бирергә чакырдылар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Президенты бәйгегә кагылышлы постны Инстаграм аккаунтында урнаштырды. Ул үзе дә читтә калмады, хештегларына игътибар итсәк, Президент чәк-чәк өчен тавыш биргән», — диделәр министрлыкта.

Ведомствода шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры да Инстаграмда пост урнаштыруын әйттеләр, әмма кем өчен тавыш биргәнен әйтмәделәр.

«Мондый позиция аңлашыла, чөнки нәкъ менә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бәйгедә катнашу өчен Татарстан җитештерүчеләрен билгеләде һәм кемгә дә булса өстенлек бирү дөрес булмас иде», — дип аңлаттылар матбугат хезмәтендә.

Татарстан бөтенроссия бәйгесенә 22 азык-төлек продукциясе брендын тәкъдим итте. Тавыш бирүдә республиканың 19 мең 985 кешесе катнашты. Аларның күбесе балга өстенлек бирде.

Татарстан брендлары арасында хәзерге вакытта «Татар Балы» һәм «Кукмара Балы» алда бара, алар бишәр мең тавыш җыйган.

Вкусытатарстана.рф сайтында азык-төлек продуктларының төбәк брендлары бөтенроссия бәйгесендә катнашырга һәм Татарстан җитештерүчеләренә ярдәм күрсәтергә мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100