news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыл тематикасына язучы журналистлар бәйгесенә гаризалар кабул ителә

Һәр номинациядә җиңүчеләр 125 000 сум күләмендә акчалата премия алачак.

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ел саен үткәрә торган «Минем җирем — Россия» Бөтенроссия конкурсына гаризалар быел 31 декабрьгә кадәр кабул ителә.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта конкурста катнашуга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләреннән йөздән артык гариза кабул ителгән.Россия массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, хосусый авторлар, блогерлар һәм фотокорреспондентлар авыл тематикасы буенча үз проектларын тәкъдим итә ала.

Быел премия кысаларында өч категориядә 12 номинация игълан ителгән. Һәр номинациядә өч призлы урын каралган.

Һәр номинациядә беренче урын алган җиңүчеләргә 125 000 сум күләмендә акчалата премия бирелә. Икенче һәм өченче урыннар призерлары рәхмәт дипломнары, истәлекле бүләкләр, шулай ук үз проектларын Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында бастырып чыгару мөмкинлеге ала.

Премиядә катнашучыларның проектлары сайлап алыначак һәм сайлап алынган теманың актуальлеге һәм киңлеге, проектта проблеманың төгәл куелышы һәм аның иҗади тирәнлеге, мәкаләләрнең цикллылыгы (2021 елда чыккан өч һәм аннан күбрәк мәкалә), материалны бирү осталыгы һәм жанр стилистикасының төрлелеге, проектның социаль юнәлеше, материалның куелышы — композициясе, күпмәгълүматлылык, мантыйгы, дизайнер бизәлеше, конструктивлыгы, теманы ачуда авторның уңай позициясе кебек критерийлар буенча бәяләнәчәк.

«Минем җирем — Россия» премиясенә гаризалар проектның рәсми сайтында кабул ителә: www.agrokonkurs.ru. Премия Нигезләмәсе белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://agrokonkurs.ru/rules.

Өстәмә мәгълүматны электрон буенча: agrokonkurs@imagroup.ru яки 8-800-700-06-79 телефоны аша алырга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100