news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Биектау районы хуҗалыгында рекордлы күләмдә бодай алганнар

Биектау районының «Битаман» җәмгыяте игенчеләре быел гектардан 71,3 центнер сабан бодае алган.

Биектау районы хуҗалыгында рекордлы күләмдә бодай алганнар
https://agro.tatarstan.ru/tat/

(Казан, 27 октябрь, «Татар-информ»). Биектау районының «Битаман» ҖЧҖ игенчеләре быел гектардан 71,3 центнер сабан бодае алган. Бу селекция үзәгенең тәҗрибәле кишәрлекләреннән алынганнан күбрәк. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бездә кара туфраклы ике кишәрлек бар, 55 һәм 25 гектарлы. Без ике ел элек Ульяновск авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үсемлекләр үрчетү питомнигыннан алынган суперэлиталы Ульяновск 105 сортлы орлыклар чәчтек» — дип сөйли «Битаман» ҖЧҖ директоры Шәүкәт Вахитов.

Уңыш юлы бик катлаулы һәм авыр. Ахыргы нәтиҗәгә бик күп факторлар йогынты ясый. Хуҗалыкның баш агрономы Гомәр Фәйзрахманов агрономнар хисабында рекордлы уңыш булдыруның барлык этапларын — моңа кадәрге культурадан алып чәчүлекләрне соңгы эшкәртүгә кадәр җентекләп язган.

Мисал өчен, гектардан 73 центнер ашлык алынган 55 гектарлы кишәрлектә 2019 елда сидераль пар — рапс чәчкәннәр. Августта органик масса керткәннәр, ә бу гектарына 200-250 центнер чамасы, җирне сукалаганнар. Шулай итеп, киләсе ел уңыш өчен бик әйбәт нигез салына. Аннан җирне чизель сабан белән йомшартып чыкканнар.

Яз көне, кырга чыгу мөмкин булуга, чәчүлекне тешле тырмалар белән ике эз салып тырмалаганнар. Аннары бер-ике көннән соң катнаш агрегат җибәрәләр, ул бер үк вакытта туфракны культивацияли, ваклый һәм тигезли. Һәм шул ук көнне КПК 850 МБ чәчү комплексы чәчүне башкара. Агрегат бер үк вакытта җирне культивацияли, тырмалый, тигезли һәм шунда ук 250 кг/га исәбеннән грануллы катлаулы ашлама — диаммофоска һәм азот ашламасы (КАС) белән бергә инкрустацияләнгән орлыклар кертелә.

 Куаклану фазасында культураны чүп үләннәргә каршы гербицидлар белән эшкәртү үткәрелә. Бак катнашмасы белән эш итәләр: яфрактан тукландыру өчен — суга үсеш стимуляторы өстиләр. Бераздан бак катнашмасы белән  эшкәртүне кабатлыйлар: бу юлы катнашмада тутыкка каршы — фунгицид була, төрле бетләргә каршы — инсектицид, шулай ук яфрактан тукландыру өчен — сыек азотлы ашламалар һәм микроэлементлар.  

Бер гектарга 409 сум акча тотылган. Табыш — 48 процент.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100