news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Балтачта семинар-киңәшмәгә республика районнары белгечләре җыелды

Заманча шартларда малларның тоягын карап күрсәттеләр.

Балтачта семинар-киңәшмәгә республика районнары белгечләре җыелды
http://baltaci.ru

(Балтач, 27 сентябрь, «Татар-информ», «Хезмәт», Зәлия Фәйзрахманова). Бүген Балтач районында «Татарстан» күмәк хуҗалыгында зонара семинар-киңәшмә булып узды. Анда Балтач, Әтнә, Мамадыш, Саба, Кукмара, Питрәч районнарының авыл хуҗалыгы белгечләре катнашты. Җыелышны район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов башлап җибәреп, кунакларны район белән таныштырып узды.

Семинарны алып барган Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов җыелышта катнашучыларны терлекчелектәге нәтиҗәләр белән таныштырып үтте. Узган елгы белән чагыштырганда начар нәтиҗә күрсәткән хуҗалыклар аерып та әйтелде. Азык әзерләү буенча да елның авыр килүен ассызыклап үтте министр урынбасары һәм урындагы җитәкчеләргә авырдан барган хуҗалыкларга игътибарлы булырга кушты.

Семинарның икенче өлеше «Татарстан» хуҗалыгының мегафермасында һәм бозаулар фермасында булды. Биредә кунакларны яңа мегаферма белән якыннан таныштырып, бүгенге көндә аның эшчәнлеге, күпме сөт савып алынуы хакында сөйләнде. Шулай ук заманча шартларда малларның тоягын карап күрсәттеләр.

Биредә терлекләргә әзерләнгән азыкларның составы белән дә һәркем якыннан таныша алды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100