Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда җыелган бәрәңге тулысынча орлыкка салыначак
Шулай да орлыкка дигән бәрәңгене читтән дә сатып алырга туры киләчәк
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстанда җыелган бәрәңге тулысынча орлыкка салыначак. Шулай да орлыкка дигән бәрәңгене читтән дә сатып алырга туры киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Бүгенге көндә 34392 тонна бәрәңге казып алынган. “Икенче икмәк” уңышы 8160 гектар мәйданда җыелган, бу фаразланган күрсәткечнең 76 процентын тәшкил итә. Республикада уртача уңыш гектарыннан 42 центнердан артмый, узган ел исә ул 140 центнерга җитә иде.
Киләсе елда бәрәңгене 16 мең гектарда утырту күздә тотыла. Шунлыктан республикада җыелган уңышның гына орлыкка җитүе икеле. Шушы көннәрдә Татарстанның аграр делегациясе орлыклык бәрәңге китерү турында килешү төзү өчен Белоруссиядә булды. Түбән Кама районы фермеры Владимир Аппаков (ул орлыклык бәрәңге үстерү белән шөгыльләнә) “Татар-информ” агентлыгына хәбәр иткәнчә, бик кыйммәт булганлыктан, ул Белоруссиядән әлеге культураның орлыгын сатып аласы итмәгән. Делегация составындагы башка аграрийларны да бәяләр канәгатьләндермәгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз