news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү өч процентка арткан

Республикада ел башыннан инвестиция компанияләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 400 мең тонна сөт җитештерелгән.

(Казан, 27 август, “Татар-информ”). Татарстан инвестиция компанияләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә быел җиде ай эчендә 418,7 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 103 процентны тәшкил итә. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан инвестиция компанияләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә быел җиде ай эчендә 78,7 тонна терлек ите (105 процент), шул исәптән 30,7 мең тонна (104 процент) мөгезле эре терлек ите җитештерелгән.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot