Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кайбыч районы игенчеләре 52191 тонна ашлык суктырган
Район буенча һәр гектардан уртача 40,1 центнер уңыш җыеп алынган.
(Казан, 27 август, "Татар-информ"). Кайбыч районы кырларында урып-җыю кампаниясенең кызган чагы. Аяз, коры көннәр игенчеләргә иртә таңнан караңгы кичкә кадәр, ару-талуны белмичә эшләргә мөмкинлек бирә, дип яза "Кайбыч таңнары".
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, 24 августка бөртекле культуралар 13020 гектарда, ягъни барлык чәчүлекнең 49,4 проценты җыеп алынган. Урак өсте башланган көннән район игенчеләре 52191 тонна ашлык суктырган. Кайбыч районы буенча һәр гектардан уртача 40,1 центнер уңыш җыеп алынган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз