news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар

Мондый базарлар Казан кибетләрендә яшелчәләргә бәяләр тотрыкланганчы эшләячәк.

Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 27 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда күпләп сату бәяләреннән яшелчәләр сата башладылар. Суган, чөгендер — 15 сум, бәрәңге — 20 сум, кишер, кәбестә — 30 сум. Бу көннәрдә Батыршин урамындагы сәүдә мәйданчыгында нәкъ менә шундый бәяләрдән «борщ җыелмасы» сатылды.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, атна саен җирле җитештерүчеләр продукциясе тугыз мәйданчыкта сатыла. Яшелчәләр белән хәлне тотрыклыландыру максатыннан, республика хакимияте арзан бәяләрдән билгеле бер төркем товарлар белән тәэмин итү турында карар кабул итте. Моңа сатучыларны аренда, җыештыру һәм башка чыгымнардан азат итү нәтиҗәсендә ирешелде.

Мондый базарлар Казан кибетләрендә яшелчәләргә бәяләр тотрыкланганчы эшләячәк. Һәрхәлдә, сентябрьдә Татарстанда традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячак.

«Республика җитәкчелеге мондый шимбә ярминкәләрен оештыру турындагы карар «борщ җыелмасы“на керә торган яшелчәләрне бәяләрен тотрыклыландыру һәм төшерү максатында кабул ителде. Биредә күпләп сату бәяләре буенча бөтен ассортиментны Татагролизинг һәм Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге сата, шулай ук «Майский» теплица комбинаты продукциясе дә тәкъдим ителә», — дип, хәбәр итте Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков.

Ярминкә иртәнге алтыдан  эшли башлады һәм ачылышына ук шактый күп сатып алучылар җыелды. Алар арасында мондагы бәяләрнең түбән булуын күреп, кибетләрдәге азык-төлек бәяләренең артуына зарланган пенсионерлар күп иде.

Шәһәр халкы өчен барлыгы 6 тоннадан артык бәрәңге, 8,4 тонна кәбестә, 3 тоннадан артык кишер, 5,06 тонна суган, 3 тоннадан артык чөгендер китерелде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100