news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Марат Җәббаров Лаеш районында урып-җыюның һәм азык әзерләүнең барышы белән танышты

«Просто молоко» ҖЧҖ кырларында басуларның ничек эшкәртелүен һәм кукуруз кырын күрсәттеләр.

Марат Җәббаров Лаеш районында урып-җыюның һәм азык әзерләүнең барышы белән танышты
https://agro.tatarstan.ru/

(Казан, 27 июль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов белән бергә Лаеш районы кырларын карап чыкты. Бу турыда министрлык матбугат хезмәте хәбәр итә.

И.Р.Сәитов крестьян-фермер хуҗалыгы җирләрендә бар куәткә көзге бодайны урып-җыю эшләре бара. Уңыш җыйганнан соң, кырлар сукалана һәм аларда сидераль үсемлекләр чәчелә, бу туфракны ашламалар белән баетырга, чүп үләннәренең артуын булдырмаска, бактериаль һәм гөмбәчек авыруларының таралуын булдырмый калуга мөмкинлек бирә. Болай эшләү химик ашламаларга яхшы альтернатива.

Урта Девятово авылында «Родные просторы» авыл кулланучылар кооперативының купьеллык усемлеклер басуларын карадылар. Биредә «Авант» кооперативы терлек азыгы әзерлеу буенча хезмәт курсәтә. Азык әзерләү техникасын — яшел линейканы өйрәнделәр.

Гинзбург крестьян-фермерлык хуҗалыгында агропарк мәйданын, күлне карадылар, биологик мелиорация системасын өйрәнделәр.

«Просто молоко» ҖЧҖ кырларында басуларның ничек эшкәртелүен һәм кукуруз кырын күрсәттеләр, терлек азыгы әзерләүнең заманча ысуллары турында сөйләделәр. Зарипов крестьян-фермер хуҗалыгында арпа үсә торган басуларны карадылар.

Шулай ук Исхаков крестьян-фермер хуҗалыгы вәкилләре белән очрашу булды, терлекчелекне үстерү, аерым алганда, эре мөгезле терлекләр санын арттыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100