Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда ашлык киптерү комплекслары төзелә
Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында яңа комплекслар булачак.
(Казан, 27 май, «Татар-информ»). «Август-Агро» ИК Кама Тамагы, Югары Ослан, Лениногорск һәм Теләче районнарында урып-җыю вакытында ашлык чистарту-киптерү өчен комплекслар төзи. Объектлар агрофирма ашлыгының чисталыгын һәм сакланышын тәэмин итәчәк. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итте.
«Август-Теләче»дә Үзәк авылы янында төзелеш эшләре башланды. Нигез салу эшләрен төгәллибез, металл конструкцияләрен җыю бара. Газүткәргечен сузуны төгәлләп киләбез», — диде «Август-Агро» ИК генераль директорының ашлык саклау һәм эшкәртү буенча урынбасары Фәрит Гыйрфанов.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, «Август-Кама Тамагы» агрофирмасында ашлык чистарту-киптерү комплекслары ике мәйданчыкта: Олы Салтыкта һәм Мәйданда төзелә.
«1 июньгә бетон эшләрен төгәлләүне планлаштырабыз, хәзер металл конструкцияләрне җыюга керешәбез. Ашлык чистарту-киптерү буенча һәр комплекска газ, электр кертелә, керү юллары салына. Барлык мәйданчыкларда да эшләр проект буенча, янәшә территорияне төзекләндереп, алып барыла», — дип өстәде Фәрит Гыйрфанов.
«Август-Лениногорск»да гамәлдәге «Кәркәле» комплексын реконструкцияләү төгәлләнеп килә. Биредә транспорт һәм бункер белән беренчел һәм икенчел чистарту машиналары урнаштырылган, мәйданчыкта бетон эшләре бара. Бу көннәрдә икенче ашлык киптерү комплексын монтажлау башланды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз