news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары терлек азыгы әзерләүгә кереште

Республика буенча барлыгы 2051 га күпьеллык үлән чаптырылган.

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Республика кырларында терлек азыгы әзерләү эшләре башланды. Бу авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен бик кызу вакыт, чөнки предприятиеләрнең ел дәвамындагы кереме азыкның сыйфатына бәйле булачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, республиканың өч районы — Зәй, Нурлат һәм Чистай районнары аграрийлары терлек азыгы әзерли башлаган.

Бүгенге көндә Зәй районы игенчеләре 250 га мәйданда күпьеллык үлән чаптырганнар, 480 тонна сенаж әзерләгәннәр. Районда сенаж салу «Бест-Сил» биоконсервантларын кулланып алып барыла. Эшкә 4 «Ягуар» азык җыю комбайны, 2 «Джон-Дир» маркалы азык җыю комбайны һем 17 чапкыч җәлеп ителгән. Зәй аграрчылары 7305 гектар мәйданда күпьеллык үлән чаптыруны һәм 41 мең тонна сенаж әзерләүне планлаштыралар.

«Күпьеллык үләннәр иң күп энергияне бутонлашу фазасында туплыйлар, шуңа күрә аларны җыю белән соңарырга ярамый, югыйсә азык файдалы үзлекләрен югалтырга мөмкин. Сенаж мөгезле эре терлекләрне кышкы чорда ашату рационында бик мөһим азык һәм алыштыргысыз компонент булып тора. Алына торган сөтнең сыйфаты, хуҗалыкларның икътисади иминлеге дә аның сыйфатына турыдан-туры бәйле», — ди район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Фәргать Камалиев.

Республика буенча барлыгы 2051 га күпьеллык үлән чаптырылган, шулардан 76 га — печән, 1971 га — сенаж, 2993 тонна сенаж әзерләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100