news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Саба районында бәрәңге утырту эшләре төгәлләнеп килә

Яңа сортлар 10 гектар мәйданда утыртылган.

Саба районында бәрәңге утырту эшләре төгәлләнеп килә
Фәридә Вилданова

(Саба, 27 май, «Татар-информ», «Саба таңнары», Фәридә Вилданова). Саба районында бәрәңге барлыгы 198 гектар мәйданга утыртылды. Шуның 100 гектары «Саба» җәмгыятенең Тимершык бригадасына туры килә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу көннәрдә районда иң күп мәйданда бәрәңге үстерүче «Тимершык» бригадасында да кызу эш кайный. Тәүге бәрәңге буразналарын 12 майда сызган булсалар, һава торышы эшне берничә көнгә туктатып торырга мәҗбүр иткән. Без килгәндә Тимершык юлы өстендәге 64 гектарлы басуның соңгы мәйданнарын төгәлләп киләләр иде.

Мичәннән килгән механизатор Альберт Хәйруллин «МТЗ-82» тракторы белән бер көнгә 10 гектар бәрәңге утырта. Чәчкечкә Айнур Гарипов белән Саба аграр көллиятенең 4 курс студенты Рәмис Ибәтуллин хезмәт күрсәтә.

«25 марттан практика үтә башладык. Башта басуга ашлама чыгардык. Көллияттә алган белемнәр хезмәттә бик ярдәм итә. Без симәнәнең кашыкка тиешенчә эләгүен игътибарда тотабыз. Хезмәтне яратам, авырлыгын күрмим», — ди Рәмис.

Сыналган «Рокко» сорты 47 гектар мәйданда утыртылды. Бүгеннән яңа сортлар 10 гектарда «Розара», «Королева Анна» утыртыла. Болар — Самара өлкәсеннән кайтарылган югары уңыш бирүче алман сортлары.

«Хуҗалыкта күп еллардан бирле „Невский“ сорты игелә. Бәрәңге яхшы сакланган, симәнә бөтен шартларга да туры килә. Быел язын „икенче икмәк“кә сорау зур булды», — ди хуҗалыкның баш агрономы Дамир Мөхәммәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100