news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда арпа иң күп чәчелгән районнар билгеле

Тулаем республика буенча чәчү эшләре 195,1 мең гектар мәйданда башкарылган.

(Казан, 27 апрель, «Татар-информ»). Татарстанда чәчүлекләрнең иң зур проценты арпага туры килә. Ул 123,9 мең гектар мәйданда чәчелгән. Бу планның 28 процентын тәшкил итә. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Арпаның иң күп чәчүлекләре Зәй районында – 15,5 мең гектар, Буа районында – 9,6 мең гектар, Азнакай районында – 7,7 мең, Сарман районында – 7,4 мең, Актаныш районында – 7,3 мең, Нурлат районында – 7,2 мең гектарда», – диделәр министрлыкта.

Бүгенге көндә сабан культураларын чәчү динамикасы 11 процент тәшкил итә, ягъни 195,1 мең гектар мәйданда. Узган ел шул чорда сабан культуралары 300,2 мең гектар мәйданда чәчелгән булган.

Бодай 12,5 мең гектар мәйданда чәчелгән. Аерым алганда, Актаныш, Әлмәт, Апас, Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Спас, Чистай һәм Ютазы районнарында. Бу планлаштырылган мәйданнарның 3 процентын тәшкил итә.

Солы 12,2 мең гектарда чәчелгән, ягъни планлаштырылган мәйданнарның 12,2 процентында эш башкарылган.

Тулаем алганда, Татарстан буенча 195,1 мең гектар мәйданда чәчү эшләре башкарылган. Барысы 1 млн 796,5 мең гектар мәйданда чәчү алып барыласы бар.

Көзге культуралар 481,3 мең гектар мәйданда, ягъни 99 процентка, күпьеллык үләннәр – 394,4 мең гектар яисә 81 процентка тукландырылган. Быел 486,7 мең гектар мәйданда көзге бөртекле культураларны, 484,1 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100