news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әтнәдә уҗымнарның 20 проценты ашлама белән тукландырылган

Бу көнгә Татарстан буенча тиешле 484,1 мең гектардагы күпьеллык үләннәрнең 50,1 мең гектарында тукландыру узды.

(Әтнә, 27 март, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Хәмит Бадиков). Әтнә районында уҗымнарның 20 процент чамасы тукландырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әтнә районы авыл хуҗалыгы һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгының 27 мартка биргән оператив мәгълүматлары буенча бу көнгә республикада алдан фаразланган 486,7 мең гектар уҗымның 162,1 мең гектарында ягъни төгәл өчтән бере  ашлама белән тукландырылды.

Бу көнгә Татарстан буенча тиешле 484,1 мең гектардагы күпьеллык үләннәрнең 50,1 мең гектарында тукландыру узды. Бу тиешле мәйданнарның уннан бере. Әтнәдә бу сан 18 процент тәшкил итә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot