news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Республикада 41 район язгы кыр эшләрен башлап җибәргән

Зәй һәм Тәтеш районнарында уҗымнарны эшкәртү инде төгәлләнгән.

Республикада 41 район язгы кыр эшләрен башлап җибәргән
архив/Владимир Васильев

(Казан, 27 март, «Татар-информ»). Татарстанда язгы кыр эшләрен башлап җибәргән районнар саны 41гә җитте. Быел яз иртә килү сәбәпле, кырлардагы уҗымнарны тукландыру эшләренә авыл хезмәтчәннәре иртәрәк кереште.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте китергән исемлектә Актаныш, Чистай, Азнакай, Буа, Биектау, Мөслим, Алексеевск, Арча, Апас, Лаеш, Минзәлә, Сарман, Ютазы, Аксубай, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Пиртәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әлки, Балтач, Бөгелмә, Югары Ослан, Алабуга, Кукмара, Саба, Спас, Теләче һәм Чирмешән районнары бар.

Бүгенге көндә уҗымнар — 162,1 мең гектарда (барлыгы 486,7 мең гектар), ә күпьеллык үләннәр 50,1 мең (барлыгы 484,1 мең гектар) гектарда эшкәртелгән.

Зәй һәм Тәтеш районнарында бу төр эшләр инде төгәлләнгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100