news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә икмәк-күмәч эшләнмәләренә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе куелачак

Районда җитештерелгән азык-төлек ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан сатуга махсус тамгалар белән чыгачак.

Чирмешәндә  икмәк-күмәч эшләнмәләренә «ТАССРның 100 еллыгы» билгесе куелачак
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 27 март, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешәннең «Багетный» авыл хуҗалыгы эшкәртү һәм сату кулланучылар кооперативы, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан, үзе җитештергән эшләнмәләрне махсус билге — логотип белән тәкъдим итә башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин моңа хокук бирүче сертификатны  кооператив рәисе Альберт Латыйповка тантаналы шартларда тапшырды. Бу логотипны куллану эшләнмәләрнең сыйфатын гарантияли, республикабыз тарихы турында да искәртә.

-Әлеге сертификатка ия булу үзенә күрә бер дәрәҗә дип саныйм, хәзер азык-төлекне «ТАССРның 100 еллыгы» логотибы белән чыгара башлыйбыз, — ди Альберт Яхъя улы. -Без тәүлеккә тонна ярым — утыздан артык төрдәге икмәк-күмәч эшләнмәләре җитештерәбез. Махсус тамга ябыштырылгач, сатып алучыларыбызга безнең эшләнмәләрне тану җайлырак булыр.

Әлеге кооператив пекарнясында пешерелгән икмәк-күмәч эшләнмәләрен район авыллары кибетләре киштәләрендә генә түгел, күрше Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Лениногорск, Самара өлкәсе Шентала районнарында да сатып алырга була. Якын көннәрдә алар пешергән камыр ризыклары район үзәгендәге зур сәүдә челтәрләрендә дә урын алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100