Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 11 апрельгә кадәр үткәреләчәк

Элек ярминкәләрне март ахырында төгәлләү планлаштырылган иде

  (Казан, 27 март, «Татар-информ»). ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләр үткәрү вакытын 11 апрельгә кадәр озайтты, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте.

Яңа документ буенча авыл хуҗалыгы ярминкәләре Казанда һәм Чаллыда 4 һәм 11 апрельдә уза. Бу атна шимбәдә, 28 мартта, казанлылар һәм автошәһәрдә яшәүчеләр өчен азык-төлек товарларын арзанрак бәядән сатып алу мөмкинлеге бар.